news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Топилин Татарстан халкын Дәүләт флагы көне белән котлады

Топилин Татарстан халкын Дәүләт флагы көне белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Дәүләт Думасының икътисад сәясәте комитеты рәисе, Татарстаннан сайланган депутат Максим Топилин республика халкын Татарстан Республикасының Дәүләт флагы көне белән котлады.

«Татарстан илебезнең социаль-икътисади үсешендә мөһим роль уйный. Халыкның тырышлыгы һәм сәләте нәтиҗәсендә төбәк сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, фәндә һәм мәдәнияттә зур уңышларга ирешә», – дип ассызыклады Максим Топилин.

«Бергәләп без иң кыю планнарны да тормышка ашырырбыз һәм республиканы тагын да көчлерәк, чәчәк атучы төбәк итәрбез», – дип белдерде парламентарий.

Депутат татарстанлыларга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot