Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Топилин: Татарстан – партнерлык финанслары турында закон кабул итү эшендә төп катнашучы
Россиядә партнерлык финанславын кертү эксперименты дәвам итә. Якындагы елларда сынау режимы тәмамланачак, конкрет закон проекты барлыкка киләчәк. Бу Татарстан өчен дә, гомумән бөтен ил өчен дә мөһим. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты, РФ Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белдерде.
«Партнерлык финанслары кебек тема белән шөгыльләнергә кирәк булачак. Бу республика өчен мөһим проект. Ул Россиядә уңышлы гына гамәлгә ашырыла башлады. Татарстан бу эштә төп катнашучы булды. ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов та бу темага зур игътибар бирә. Әлегә эксперимент өч елга исәпләнгән, әмма даими нигездә гамәлдә булачак закон кабул итәргә кирәк була», - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.
Депутат сүзләренчә, закон проектын эшләү процессында Россия Үзәк банкы белән зур эш башкарылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз