news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Топилин «Татар-информ» турында: Кешеләр сезгә тикшерелгән мәгълүмат эзләп мөрәҗәгать итә

Топилин «Татар-информ» турында: Кешеләр сезгә тикшерелгән мәгълүмат эзләп мөрәҗәгать итә
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе, Думага Татарстаннан сайланган депутат Максим Топилин «Татар-информ»ны 35 еллыгы белән котлады.

«Татар-информ»ны инде берничә ел укыйм. Шушы вакыт эчендә агентлык үзен ышанычлы актуаль мәгълүмат чыганагы буларак күрсәтте. Журналистларның материаллары оперативлыгы, объективлыгы һәм профессиональлеге белән аерылып тора. Көн саен меңләгән кеше сезгә объектив һәм тикшерелгән мәгълүматлар эзләп мөрәҗәгать итә: «Татар-информ» инде күптән төбәк үсешенә ярдәм итә торган төп мәсьәләләр һәм актуаль темалар буенча фикер алышу өчен платформага әверелде», – диде Дәүләт Думасы депутаты.

Агентлык командасының тырышлыгы укучыларга иң актуаль яңалыклардан хәбәрдар булырга ярдәм итә, дип саный Топилин.

«Алда тагын да күбрәк вакыйгалар, кызыклы материаллар һәм һөнәри казанышлар көтеп торсын. Сезгә яңа офыклар, иҗади уңышлар һәм бетмәс-төкәнмәс илһам телим», - дигән теләкләрен җиткерде Дәүләт Думасы депутаты.

Динара Прокопьева

news_right_1
news_right_2
news_bot