news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Топилин: бай россиялеләр ярлылырга караганда 15 тапкырга артыграк акча эшли

Министр сүзләре буенча, алга кикән илләрдә аерма бик кечкенә.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерүенчә, хәзер бай россиялеләрнең кереме ярлыларныкыннан 15 тапкырга артыграк, 2000 елда бу аерма ике тапкырга күбрәк булган. Бу хакта “Известия” газетасы хәбәр итә.

Министр шулай ук керемнәр аермасының кимү темплары акрынаюын ассызыклады. Аның сүзләре буенча, 2000 елда бай һәм ярлы россиялеләрнең нисбәте 1гә 30 булса, хәзер 1 гә 15.

«Ләкин барыбер, 1гә15 тә зур аерма дип саныйм. Алга киткән илләрдә аерма бик кечкенә, 7-8, 10га кадәр генә», — дип Топилинның өземтәсен китерә ТАСС агентлыгы.

Моңа кадәр вице-премьер Ольга Голодец Россиягә хас булган уникаль күренеш - илнең гражданнары эшләре була торып та, ярлы булып калулары турында сөйләгән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100