news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төп бүләк - Гомрә хаҗына юллама: «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә эшләр кабул ителә башлады

«Гаилә» мәчете сигезенче тапкыр «Нәселебез шәҗәрәсе» республика бәйгесен оештыра. Эшләр 20 майга кадәр кабул ителә.

Төп бүләк - Гомрә хаҗына юллама: «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә эшләр кабул ителә башлады
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Җиңүчегә Гомрә хаҗына юллама бүләк ителәчәк

Казанның «Гаилә» мәчете сигезенче тапкыр «Нәселебез шәҗәрәсе» республика бәйгесен оештыра. Гран-при иясенә төп бүләк – Гомрә хаҗына юллама. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итте.

Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, бәйгенең төп максаты – гаилә кыйммәтләрен саклау, яшь буында нәсел тарихына карата кызыксыну уяту һәм шәҗәрә төзергә өйрәтү.

«Тарихыбызны белмәсәк – киләчәгебез юк. Ел саен бәйгебездә катнашучылар саны күбәеп бара. Җиде буын әби-бабаларыбызны, ерак туганнарыбызны белү – бик изге эш. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаху галәйһи вә сәлләм: «Әгәр дә кем шушы дөньяда хәерле тормыш теләсә, туганлык җепләрен өзмәсен», – дип әйткән», – дип билгеләп үтте имам-хатыйб.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шәҗәрәләрне архив документлары белән расларга кирәк, чөнки «әкият шәҗәрәләр» төзүчеләр бар

Оештыру комитетына төрле ысулда эшләнгән гаилә шәҗәрәсен, нәсел турында бер битлек инша, материалларны әзерләүче турында белешмә һәм фотосурәтләрне тапшырырга кирәк. Эшләргә карата чикләүләр юк, ләкин уйдырма, «әкият шәҗәрәләре» булмасын өчен, оештыручылар хезмәтләрнең архив документлары белән расланган булуын таләп итәләр.

«Чикләүләр юк. Бу – гыйльми, тарихи, нәселебез белән эшләүгә юнәлтелгән бәйге. Кемдер аны матур рәсем шикелле, кемдер it-технологияләр кулланып, ә кемдер электрон форматта гына да ясый ала. Яшь чикләүләре дә куймыйбыз. «Әкият шәҗәрәләр» ясаучылар, булмаган нәрсәне үз нәселләренә тартырга тырышучылар да бар. Шуңа күрә без хезмәтләрнең дәлилләнгән һәм дәүләт архивы документлары белән расланган булуын таләп итеп куярга тырышабыз», – дип аңлатты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

ТР Дәүләт комитетының архив документларыннан фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы Айсылу Галиева киңәш иткәнчә, бәйгедә катнашырга теләүчеләргә әзерлекне 6–7 ай алдан башларга кирәк, чөнки архивка мөрәҗәгать иткәннән соң, тулы мәгълүмат алу 6 айга кадәр сузылырга мөмкин. Бер кешенең туган, үлгән елларын, гаилә хәлен белү 770 сумга төшә, ә гаилә составы турындагы өстәмә белешмә – 1540 сум.

Ничек шәҗәрәне төзергә?

Айсылу Галиева билгеләп үткәнчә, нәсел тарихын өйрәнүне чит кешегә йөкләгәнче, аны үзең башкару күпкә кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк. Бу эшне башлау өчен, иң беренче чиратта, өйдәге документларны барларга кирәк. Туу турындагы таныклыклар, иске фотосурәтләр һәм хәтта кабер ташларындагы язулар да кыйммәтле мәгълүмат чыганагы булып тора.

«Шәҗәрә ясау гаиләң һәм үзең өчен бик кирәкле эш. Һәм аны үзең генә дә башкарып чыгарга мөмкин. Үзең эшләгәндә ул тагын да кызыграк һәм кирәклерәк әйбергә әверелә», – дип искәртте Айсылу Галиева.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Гаилә архивындагы мәгълүматларны туплагач, гадәттә, нәселдәге «ак таплар» ачыклана. Айсылу Галиева сүзләренчә, инкыйлабка кадәрге чорда яшәгән туганнар турында мәгълүматны – архивтан, ә 1930 еллардан соңгы мәгълүматны муниципаль архивларга тапшырылган хуҗалык кенәгәләреннән табып була. Анда гаилә башлыгы, аның хатыны, балалары, милләте һәм хәтта укый-яза белүе турында да мәгълүмат теркәлгән.

Шулай ук мөһим чыганакларның берсе – ЗАГС органнары. Белгеч искәртеп үткәнчә, ЗАГСка мөрәҗәгать иткәндә туганлыкны исбатлый торган документлар күрсәтү мәҗбүри. Шул ук вакытта, эзләнүләр уңышлы булсын өчен, кешенең исеме, атасының исеме, туган елы һәм туган җире төгәл билгеле булырга тиеш. «Әлеге мәгълүмат юк икән, архивлардан ул кешеләрне табу мөмкин түгел, чөнки бөтен документлар авыллар һәм еллар буенча алып барылган», – дип аңлатты ул.

Тагын бер мөһим чыганак – метрика кенәгәләре. Алар белән архивның уку залында электрон рәвештә танышырга мөмкин. Биредә бер кыенлык бар: язуларның барысы да – гарәп графикасында, шуңа күрә эзләнүче бу имланы белергә тиеш. Әгәр белми икән, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Мәгълүмат тупланып беткәннән соң, аны нинди форматта тәкъдим итү кешенең үзеннән тора. Ләкин Айсылу Галиева шәҗәрәнең тышкы күренешенә генә түгел, аның эчтәлегенә дә игътибар итәргә чакырды. Нәсел агачының матур булуы гына җитми, ул тарихи яктан тулы булырга да тиеш, диде ул.

«Шәҗәрә матур гына түгел, аңарда мөмкин кадәр күп мәгълүмат булуы зарур. Мәсәлән, агач формасында ясалган шәҗәрәләрнең яфракларына бары тик кешенең исемен генә язып куялар. Ләкин кешенең кайчан, кайда туганын да беләсе килә. Шулай ук шәҗәрәне кем төзегәнен һәм кайсы авыл буенча ясавын да билгеләү дөрес булыр», – дип йомгаклады бүлек башлыгы.

Җиде буын бабаңны бел һәм дога кыл

Узган елны бәйгедә Гәүһәрия Вәлиуллина җиңә. Ул, үз нәселен өйрәнеп, «Буыннар чылбыры» дип аталган китап чыгара.

«Татар халкында: «Җиде буын бабаңны бел һәм дога кыл», – диләр. Без дә нәселебезне барлап, шәҗәрә ясарга булдык һәм «Буыннар чылбыры» китабын яздык. Биредә әти һәм әни ягына кагылышлы күп кенә мәгълүмат тупланган. Әби ягыннан туганнарыбыз Монголия, Украина җирләрендә яши, ә бабай ягыннан Төркия һәм Япония илләренә таралган туганнарыбыз да билгеле», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Быел бәйгегә эшләр 20 майга кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләрне 27 майда – Корбан гаете көнне игълан итү планлаштырыла. Эшләрне 420025, Казан, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 йорт адресы буенча китереп бирергә яисә электрон рәвештә kitaphane.gailya@yandex.ru адресы аша тапшырырга була.

Бәйге ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Мөселманнар» газетасы, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы ярдәме белән уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot