news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төньяк Осетия тауларында Су-34 самолеты һәлакәткә очраган, экипаж һәлак булган

Россия Һава-космос көчләренең Су-34 самолеты Төньяк Осетия тауларында һәлакәткә очраган. Бу хакта РФ Саклану министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Планлы өйрәнү-күнекмә очышын башкарганда Россиянең Су-34 самолеты һәлакәткә очрый. Самолет кешесез җиргә килеп төшкән. Җирдә җимереклекләр юк. Экипаж һәлак булган», - дип белдерделәр ведомствода.

Авиаһәлакәтнең беренчел сәбәбе – техник төзексезлек. Самолет төшкән урынга Һава-космос көчләре комиссиясе юл тоткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot