Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төньяк Осетия-Аланиядә Тукай исемендәге Татар җәмгыяте 35 еллыгын билгеләп үтәчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Төньяк Осетия-Алания Республикасында эшли торган Тукай исемендәге Татар җәмгыяте юбилейга әзерләнә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Кичә Бөтендөнья татар конгрессында кунакта Төньяк Осетия-Алания Республикасының «Тукай исемендәге Татар милли-мәдәни җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Галия Гусейнова һәм оешма рәисенең урынбасары Виктория Ибатулина булдылар. Биредә алар Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашты.
Галия Гусейнова билгеләп узганча, киләсе елда «Тукай исемендәге Татар милли-мәдәни җәмгыяте» үзенең 35 еллыгын билгеләп үтәчәк.
Өч дистә елдан артык тарихы булган оешма тарафыннан даими рәвештә татар телен өйрәнү курслары, милли биюләр, аш-су буенча мастер класслар оештырылып килә.
«Әлеге санап узылган мастер-классларны оештыруда Бөтендөнья татар конгрессы һәрвакыт хәерхаклы булып тора. Данис Шакиров быел да Владикавказ шәһәренә белгечләр җибәрү мәсьәләсе уңай хәл ителәчәген ышандырды. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оешмага русча-татарча сүзлекләр һәм матур әдәбият китаплары бүләк ителде, ел дәвамында тагын өстәмә әдәбият та җибәреләчәк», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз