news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төньяк Корея делегациясе Яңа Чишмә районында Татар атлары заводында булды

Төньяк Корея делегациясе Яңа Чишмә районында Татар атлары заводында булды
Фото: https://novoshishminsk.ru

Яңа Чишмә районына дусларча визит белән Корея Халык Демократик Республикасы (КХРР) делегациясе килде. Чит ил кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарнавский каршы алды. Делегацияне кунакчыллыкның традицион символлары – ипи-тоз һәм чәкчәк белән кабул иттеләр. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» яза.

Аннары Егор Тарнавский кунаклар белән түгәрәк өстәл уздырды, анда авыл хуҗалыгы тармагында, аерым алганда, атчылыкта үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шуннан соң спорт объектларын карадылар, мәдәният һәм ял паркында йөрделәр, шулай ук «Патриот» паркында булдылар.

Делегация башлыгы, «Кимчил» консорциумы Советы каршындагы идарә башлыгы, атчылык һәм ат спорты мәсьәләләре белән җитәкчелек итүче Рю Сан Нам районда патриотлык хисе тәрбияләү буенча яхшы эш алып барылуын, шулай ук яхшы үскән инфраструктура һәм республикада бик яхшы юллар булуын билгеләп үтте.

Төшке аштан соң делегация 57нче Татар атлары заводына юнәлде. «Без бүген үзебезнең олы дустыбыз Николай Скоков янына килдек һәм киләчәктә дә дуслык һәм хезмәттәшлек күпере төзергә өметләнәбез», - диде Рю Сан Нам.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Николай Скоков 2022 елда ук КХДР җитәкчесе Ким Чен Ыга «Пепельный» кушаматлы 4 яшьлек айгыр бүләк иткән һәм шуннан бирле бу республика белән эшлекле хезмәттәшлек алып барыла. Николай Александрович үзе дә Төньяк Кореяда Россия делегациясе составында була. Элегрәк Николай Скоков Мәскәүгә КХДР илчелегенә чакырылган булган, анда аңа Ким Чен Ының Рәхмәт хаты һәм бүләк – саф көмештән чәй сервизы тапшырганнар.

Аның заводында үстерелгән Орлов токымлы 20 ат хәзер Төньяк Корея лидерының кавалерия полкында хезмәт итә.

«Без алга таба да үз атларыбызны КХДРга җибәрергә планлаштырабыз, шулай ук климат үзенчәлекләрен, туклану һәм башка факторларны исәпкә алып, Орлов токымын үрчетү буенча белгечләргә консультация бирәчәкбез. Безнең атлар белән БДБ илләрендә дә кызыксыналар, чөнки 13 ел эшләү дәверендә төрле ярышларда җиңүче атлар җитештерергә өйрәндек», - дип билгеләп үтте Николай Скоков.

Бүген хуҗалыкта Орел токымлы 200 баштан артык ат исәпләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot