Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төньяк Кипрдагы конгресста Татарстан китапханәләренең заманча тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр
Истанбулда яшәүче милләттәшебез, техник фәннәр кандидаты, инженер Айгөл-Зара Кәбир Төньяк Кипр Төрек Республикасының Кирения (Гирне) шәһәрендә узган IV Халыкара идарә һәм оештыру конгрессында катнашты. Ул конгрессның төп залында Татарстанның балалар китапханәләре эшчәнлегенә багышланган фәнни доклад белән чыгыш ясады. Бу хакта «Татар-информ»га Айгөл-Зара Кәбир хәбәр итте.
Быел Истанбулның Арел университеты (İstanbul Arel Üniversitesi) һәм Төркиянең Гиресун университеты (Giresun Üniversitesi) белән берлектә оештырылган чара 12–14 ноябрь көннәрендә университет каршындагы Spectrum халыкара конгресс-үзәгендә үтте.

Ул конгрессның ачылыш тантанасы һәм төп панель дискуссияләре оештырылган Spectrum үзәгенең төп залында «Заманча балалар китапханәләрендә цифрлы һәм мәдәни лидерлык: Z һәм Альфа буыннары белән эшләү — Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» дигән темага фәнни доклад тәкъдим итте. Әлеге фәнни тикшеренү Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең Милли әдәбиятлар һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина белән берлектә башкарылган.
Хезмәттә Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе мисалында заманча китапханәләрдә цифрлы һәм мәдәни лидерлык тәҗрибәсе тикшерелгән. Авторлар китапханәләрнең гадәти китап саклау урыныннан Z һәм Альфа буыннарының аралашу үзенчәлекләренә һәм цифрлы мохиткә тиз яраклашучанлыгына җавап бирә торган күпфункцияле, гибрид һәм динамик иҗтимагый үзәкләргә әверелү процессына аерым игътибар биргән.
«Безнең тикшеренү китапханәләрне инклюзив һәм инновацион киңлекләргә әйләндерү процессында адаптив лидерлык модельләренең мөһимлеген ачып бирә. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, мондый заманча стратегияләр тиз үзгәрүчән социаль һәм технологик шартларда китапханәләрнең тотрыклы үсешен тәэмин итә», – диде Айгөл-Зара Кәбир.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Республика балалар китапханәсе тәҗрибәсе Z һәм Альфа буыннарына юнәлтелгән учреждениеләрнең тотрыклы үсеше җирле үзенчәлекләрне исәпкә алган сыгылмалы идарә алымы ярдәмендә мөмкин булуын раслый.
Айгөл Зара Кәбир әйтүенчә, юнәлеш гибрид хезмәтләр күрсәтүне, яшьләрне карарлар кабул итү процессына җәлеп итүне, мәдәни мирасны инновацион ысуллар белән саклау һәм популярлаштыруны, шулай ук цифрлы куркынычсызлык культурасын формалаштыруны үз эченә ала.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз