news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төньяк Казахстан өлкәсе татарлары белән очрашу узды

Петропавловск шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Казахстан халкының Төньяк-Казахстан өлкә Ассамблеясендә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ассамблея бинасында Төньяк Казахстан өлкәсенең татарлары белән очрашу узды. Анда катнашучылар татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, милли-мәдәни берләшмәләрне үстерү, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Васил Шәйхразыев үз чыгышында татар диаспорасының актив иҗтимагый эшчәнлегенең мөһимлеген ассызыклады. Ватандашларның Казахстанда милләтара татулыкны һәм халыклар дуслыгын ныгытуга керткән өлешләрен билгеләп үтте.

Ул шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының агымдагы проектлары турында сөйләде. Әлеге проектлар чит илләрдәге татар җәмгыятьләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Васил Габтелгаяз улы алга таба да хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot