news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төньяк Казахстан өлкәсе һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды

Петропавловскида узган Республика Сабан туе вакытында Төньяк Казахстан өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында алга таба хезмәттәшлек итү турында меморандум имзаланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документ Төньяк Казахстан өлкәсе хакиме Гәүез Нурмөхәмбәтов белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның очрашуы вакытында имзаланды. Сөйләшү барышында яклар төбәкләр арасында партнерлыкны үстерергә килештеләр.

«Сезнең былтыр Казанга булган сәфәрегез вакытында без эшлекле даирәләребез арасында хезмәттәшлекне киңәйтү һәм сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне ныгыту турында уйларга килештек. Бу юнәлештә инде конкрет адымнар бар», — дип билгеләп үтте Миңнеханов һәм хезмәттәшлек яңа дәрәҗәгә чыгачагына ышаныч белдерде.

Татарстан Россия белән Казахстан арасындагы элемтәләрне ныгытуда сизелерлек өлеш кертә. 2025 елда республикалар арасында товар әйләнеше үскән һәм 946 миллион доллар тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot