Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төньяк Кавказ мөфтие Исмаил Бердиевны туган авылында җирләгәннәр
Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге җитәкчесе мөфти Исмаил Бердиевны бүген Карачай-Черкесиядә җирләгәннәр. Бу хакта төбәк җитәкчесе Рәшит Темрезов Телеграм-каналында хәбәр итә. РИА Новости шул турыда яза.
Мөфти дүшәмбе кич вафат булды. Аңа 70 яшь иде.
Бердиевның туганнары аны Карачай-Черкесия Республикасы Кече Карачай районында туган авылы Первомайскоеда җирләнәчәген хәбәр иткән.
«Бүген Карачай-Черкесиянең хөрмәтле мөфтие, Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе, Россия Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы әгъзасы Исмаил хаҗи Бердиевны соңгы юлга озаттык. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», - дип язган Темрезов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз