news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Тоннель" вакытында 15 чүпрәлелегә беркетмә төзелде

Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар эчкән килеш руль артына утыручыларны ачыклауга әлеге чара вакытында аеруча игътибар юнәлтәләр.

(Чүпрәле, 26 июнь, "Татар-информ", "Туган як"). "Тоннель" вакытында 15 чүпрәлелегә беркетмә төзелде, дип яза җирле басма.

Соңгы вакытта юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы шоферлар белән көрәшне тагын да нәтиҗәлерәк оештыру һәм “тәртипсез” автотранспортчыларны ачыклау максатыннан, автоинспекция бүлеге хезмәткәрләре “Тоннель” дип аталган махсус операция үткәрә башлады. Бу чара өченче мәртәбә узды.

–Рейд вакытында барлык автомобильләргә һәм, шулай ук, юллар аша чыгучы җәяүлеләргә дә игътибар итәбез. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәркайсы кагыйдәләрне төгәл үтәсә, фаҗигаләр булыр идеме? Шулай ук тизлек режимын сакламаучылар, укылмый торган номерлар белән, ОСАГО полисыннан башка йөрүчеләр, куркынычсызлык каешын такмаучылар махсус игътибарда булачак,- ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар эчкән килеш руль артына утыручыларны ачыклауга әлеге чара вакытында аеруча игътибар юнәлтәләр, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot