news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Татарстанда томан һәм -2 градуска кадәр кырау төшү көтелә

Төнлә Татарстанда томан һәм -2 градуска кадәр кырау төшү көтелә
Фото: © Салават Камалетдинов/«Татар-информ»

Синоптиклар татарстанлыларны 19 сентябрьдән 20сенә каршы төндә һәм чәршәмбе иртәсендә һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада урыны белән томан, шулай ук һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр кырау төшү фаразлана.

Элегрәк КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» га республикада аномаль җылылык кимендә бу атна ахырына кадәр тоткарланачак, дип сөйләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot