news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Татарстанда ике шәхси йорт янган, бер ир-ат һәлак булган

Төнлә Татарстанда ике шәхси йорт янган, бер ир-ат һәлак булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Узган төндә Әлмәт районының Нолинка авылы Лесная урамында янгын чыккан. Биредә ике йортка ут капкан, шуларның берсендә кешеләр яшәгән. Бу хакта 101 янгын сагы номерына хәбәр иткәннәр.

Ут белән көрәшүчеләр килгәндә ялкын ике йортны да тулысынча чолгап алган була, янгынның мәйданы 142 квадрат метр тәшкил иткән. Шулай ук бер өйнең түбәсе өлешчә җимерелеп төшкән.

Янгын сүндерүчеләрне йортның хуҗабикәсе каршы алган, ул өй эчендә аның улы калырга мөмкин булуын әйткән.

Ут белән көрәшүчеләр шунда ук янгынны сүндерергә керешкән. Ялкын нибары дүрт метр ераклыктагы күрше бинага да күчү куркынычы туган.

Тиздән янгынны сүндергәннәр. Кисәүләрне аралаган вакытта кешеләр яшәми торган йортның залында җимерелгән стена һәм түбә астында хуҗабикәнең 37 яшьлек улын табып алганнар. Янгын чыгуга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәпче булган дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100