news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Татарстанда -20 градуска кадәр суыта, ә ялларда җылытачак

Төнлә Татарстанда -20 градуска кадәр суыта, ә ялларда җылытачак
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Бүген төнлә Татарстанда -15..-20 градуска кадәр суыта, кайбер районнарда томан, урыны белән бераз кар көтелә. Атна ахырында республикада җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республика инде берничә көн актив көньяк циклоннары йогынтысында. 20-23 ноябрьдә төбәктә 19-42 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелгән – бу айлык норманың 42-127 проценты. Әмма циклон көнчыгышка таба күчкәч, Татарстанда югары атмосфера басымы йогынтысы көчәйде, бу алдагы төннең һава торышында да чагылачак.

Ял көннәрендә атмосфера фронтлары йогынтысы зонасында кар, җепшек кар, яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр фаразлана. Республиканың кайбер районнарында буран чыга, томан һәм бозлавык була. 25 ноябрьдә төнлә һава температурасы -4..-12 градус, көндез -3..+1 градус, якшәмбе төнлә -2..-7 градус, көндез исә 0..+2 градус тәшкил итә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең якынча фаразы нигезендә, дүшәмбе төнлә яңгыр ява, көндез явым-төшем көтелми һәм +3 градуска кадәр җылы була.

Сишәмбе төнлә явым-төшем ихтималы аз (-1..-6 градус), көндез исә республика аша атмосфера фронты узачак һәм бераз кар явачак (0..-3 градус).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100