news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Россия төбәкләрендә һәм Кара диңгездә 76 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр

Һава һөҗүменә каршы оборона дежур чаралары бүген төнлә 76 Украина пилотсыз очкычын юк иткән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Кырым Республикасы территориясендә 21, Ростов өлкәсендә 16, Ставрополь краенда 14, Белгород өлкәсендә 7, Брянск өлкәсендә дүрт һәм Воронеж өлкәсендә өч БПЛА бәреп төшерелгән.

Шулай ук Орлов, Рязань һәм Тула өлкәләре территориясендә икешәр, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Липецк һәм Түбән Новгород өлкәләрендә һәм Кара диңгез акваториясендә берешәр пилотсыз очкыч юк ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot