news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Россия төбәкләрендә 42 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр

Россия Һава һөҗүменә каршы оборона көчләре төнлә Россия төбәкләрендә 42 Украина пилотсыз очкычын (БПЛА) тотып алган һәм юк иткән. Бу хакта Россия Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, Брянск өлкәсендә 13, Калуга өлкәсе территориясендә 12, Курск өлкәсендә 7, Белгород өлкәсе һәм Кырым Республикасы территорияләрендә 4әр, Орлов өлкәсе һәм Мәскәү төбәге территорияләрендә берәр БПЛА юк ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100