news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Россия төбәкләрендә 287 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр

Узган төндә һава һөҗүменә каршы оборона көчләре Россия төбәкләрендә 287 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергән һәм юк иткән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Хәрби ведомствода билгеләп үтүләренчә, Брянск өлкәсе территориясендә 118, Калуга өлкәсендә 40, Мәскәү төбәгендә 40, шул исәптән Мәскәүгә очучы 32, Тула өлкәсе территориясендә 27, Новгород өлкәсендә 19, Ярославль өлкәсе территориясендә 11, Липецк өлкәсендә 10, Смоленск өлкәсендә 6, Курск өлкәсендә 5, Орлов өлкәсендә 5, Воронеж өлкәсендә 4, Рязань өлкәсе территориясендә 2 БПЛА бәреп төшерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot