news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә «Ривьера» янындагы күзәтү тәгәрмәченнән 27 кешене эвакуацияләгәннәр

Казанда «Ривьера» янында күзәтү тәгәрмәчендә коткару операциясе тәмамланды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Күзәтү тәгәрмәченнән барлыгы 27 кеше эвакуацияләнгән, шуларның 10 сы – балалар.

«Кызганыч, кассирлар һәм администрация күпме кеше килгәнен төгәл белми иде: видеокүзәтү язмаларын карагач кына кешеләрне санадылар – барлыгы күзәтү тәгәрмәчендә 27 кеше булган, шуларның 10сы – балалар», – дип сөйләделәр ведомствода агентлыкка.

Коткару эшләре кичә 23.26 да тәмамланды. Һәлакәтнең беренчел сәбәбе – мотор-редукторларның эшен тәэмин итә торган тормоз төзәткеченең януы, нәтиҗәдә күзәтү тәгәрмәченең блокировкасы килеп чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot