news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Казанның Гвардия урамында «Чайхона» кафесы янган

Төнлә Казанның Гвардия урамында «Чайхона» кафесы янган

Казанның Гвардия урамында «Сады» сәүдә рәтләре складында янгын турында 101 янгын сагы номерына 1.33 сәгатьтә хәбәр ителгән.

Янгын урынына 6нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Бу вакытта павильон түбәсеннән куе төтен чыккан.

Сәүдә павильоны янында янгын сүндерүчеләрне сакчы каршы алган. Ул «Чайхона» кафесы януы турында хәбәр иткән. Павильон эчендә кешеләр булмаган.

Төнге сәгать икедә 30 кв.метр мәйдандагы янгын сүндерелгән. Кафеның стенасы һәм эчтәге мебель янган.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын, электр җиһазларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен бозу сәбәпле, килеп чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100