news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Казанда муниципаль парковкаларны кардан чистартачаклар

Казанда 23 февральдән 24енә каршы төндә муниципаль парковкаларны кардан чистартачаклар. Эшләрне, «бөке» булдырмас һәм транспорт хәрәкәтенә комачауламас өчен, төнлә оештыралар, дип хәбәр иттеләр шәһәр мэриясенең матбугат үзәгендә.

Машина йөртүчеләрне техниканың парковка зоналарына керү мөмкинлеген тәэмин итү өчен, автомобильләрне алдан ук күчерергә, шулай ук сәфәрләрне планлаштырганда, эш графигын исәпкә алырга сорадылар.

21:00дән 23: 00гә кадәр җыештыру Яруллин урамы буенча 128нче зонада һәм Шамил Усманов урамы буенча 208нче зонада планлаштырылган.

21:00 дән 05:00 гә кадәр Волгоград, Короленко, Адоратский, Даурская, Сеченов һәм Себер трактындагы парковкаларда карны җыештырачаклар.

21:00 дән 06:00 гә кадәр Вишневский, Габдулла Тукай, Бутлеров, Борхан Шаһиди һәм Таҗи Гыйззәт урамнарындагы парковкаларны чистартачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot