Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төнлә Казанда каршеринг автомобиле юл читенә чыгып киткән, өч кеше зыян күргән
Авария 3.46 сәгатьтә Зәкиев урамы һәм Җиңү проспекты чатында булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, якынча мәгълүматлар буенча, Volkswagen каршерингының йөртүчесе зур тизлектә коймага килеп бәрелгән, шуннан соң юл читенә чыгып киткән.
Нәтиҗәдә, җиңел автомобильдәге өч пассажирны хастаханәгә озатканнар, медицина ярдәме күрсәткәннән соң берсен өенә кайтарып җибәргәннәр.
Моннан тыш, машинаның йөртүче исерек булган дип фаразлана. Аңа карата административ беркетмә төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз