Төнлә Казанда җиңел машина зур тизлектә светофорга бәрелгән, бер кеше һәлак булган
Бүген Казанның Габишев урамында төнге сәгать икеләр тирәсендә Toyota Camry машинасы зур тизлектә светофорга бәрелгән. Көчле бәрелүеннән соң, машинаның алгы өлеше сытылган.
Авариядә бер кеше һәлак булган. Моннан тыш, бер егет һәм бер кыз җитди җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләрне шунда ук хастаханәгә алып киткәннәр, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га шаһитлар.