news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Төнлә Казанда BMW автомобиле, юлдан чыгып, Кабан күленә төшеп баткан

Юл-транспорт һәлакәте Казанның Ферма шоссесында булган.

 

Фото: © шаһитлар

Авариянең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, BMW автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалтып, юлдан читкә чыккан һәм Кабан күленә төшеп киткән.

 

Фото: © шаһитлар

«Машина йөртүче түбәдәге люк аша салоннан чыгып өлгергән. Төн уртасында трактор немец автомобилен коры җиргә чыгарган», - дип белдерде агентлыкка авариянең шаһитлары.

 

Фото: © шаһитлар

 

Фото: © шаһитлар

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100