news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Казан янындагы «Светлый» торак комплексында автомобиль янган

Көек авылындагы «Светлый» торак комплексында янган автомобиль турында социаль челтәрләрдә шаһитлар сөйләде. Аларның сүзләренә караганда, ниндидер мизгелдә шартлау булган, ул шулкадәр көчле булган ки, хәтта якындагы йортларның стеналары селкенгән.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, «Лада Веста» яна башлаган. Янгынның сәбәбе – автомобильнең техник төзексезлеге. Зыян күрүчеләр юк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot