news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Төнлә Чаллыда торак йортларның берсендә газ шартлаган

«Татар-информ»га мәгълүм булганча, бу хәл ГЭС бистәсендәге торак йортларның берсендә килеп чыккан. Төннең икенче яртысында биредә газ шартлый.

Бу мәгълүматны агентлыкка «Газпром Трансгаз Казан» оешмасынының җәмәгатьчелек һәм матбугат чаралары белән элемтә хезмәтендә расладылар. Торак йорт Җәлил урамында урнашкан.

Тәне пешкән 36 яшьлек ир-атны хастаханәгә озатканнар. Беренче мәгълүматларга караганда, ул үзенә кул салырга уйлаган булган.

Хәзер йорт газ белән тәэмин ителгән, газ куллану челтәренә зыян килмәгән, дип өстәдедәр «Газпром Трансгаз Казан» оешмасында.

«Татар-информ» мәгълүматлары буенча, газ шартлаган фатир хуҗасыннан тыш, башка берәү дә зыян күрмәгән. Шулай ук йорт конструкцияләре дә җимерелмәгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100