Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төнлә БПЛА һөҗүме куркынычы булганлыктан, Казан аэропортында берничә рейс тоткарлана
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казан аэропортында иртән кертелгән чикләүләр аркасында берничә рейс тоткарлана. Бу хакта һава гаваненың онлайн-таблосында хәбәр ителә.
Мисал өчен, Шереметьевога рейс 8.55 сәгатьтән 10.55 сәгатькә күчерелгән, ә Казаннан Сочига рейс 9:50 сәгатьтән 11:50 сәгатькә кичектерелгән.
Шереметьеводан самолет Казанга 8:05 сәгатьтә килергә тиеш иде, ләкин 10:05 сәгатьтә генә төшәчәк, ә Таулы Алтайдан рейс 8.40 сәгатьтә булырга тиеш иде, ләкин аны 10:40 сәгатькә күчерделәр.
Росавиация хәбәр иткәнчә, Казан аэропортында 3.35 сәгатьтән 6.18 сәгатькә кадәр вакытлы чикләүләр гамәлдә булган. Россия Саклану министрлыгында хәбәр итүләренчә, төнлә Һава һөҗүменә каршы оборона хезмәте чаралары белән 49 пилотсыз очкыч юк ителгән, аларның икесен Чувашия территориясендә бәреп төшергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз