news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнге салкыннардан соң Татарстанда җылыта башлаячак

Төнге салкыннардан соң Татарстанда җылыта башлаячак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда әкренләп җылыта башлаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы булачак. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз.

Җил юнәлешен көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк һәм бераз көчәячәк, секундына 5-10 метр булачак. Юлларда бозлавык саклана.

Төнге һәм иртәнге салкыннардан соң (аязганда -27 градуска кадәр) көндез төбәктә һава -9, -14 градуска кадәр җылыначак (Казанда -9, -11 градуска кадәр).

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында Татарстан яңадан атмосфера фронтлары хакимиятендә булачак. Акрынлап җылыну дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot