news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнге салкыннардан соң Татарстанда көндез 12 градуска кадәр җылылык көтелә

Төнге салкыннардан соң Татарстанда көндез 12 градуска кадәр җылылык көтелә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген, 13 майда, Татарстанда салкын, әмма коры һава торышы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми, дип хәбәр итә метеорологлар.

Җил төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан исәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 15-16 метрга җитәчәк (Казанда 14 метрга кадәр).

Төнге салкыннан соң көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +7.. +12 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында +8... +10 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot