news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Төнге Казан» марафонына алты меңнән артык кеше теркәлгән

10 августка каршы төндә Татарстан башкаласында «Төнге Казан» марафоны узачак. Анда алты меңнән артык кеше катнашырга теләк белдергән инде. ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында шул хакта хәбәр итте, дип яза агентлык хәбәрчесе Арсений Кәримов.

Спортчылар биш һәм ун чакрымлы дистанцияләргә чыгачак. Маршрут шәһәрнең үзәк урамнарын һәм Миллениум күперен берләштерә. Балалар исә 300 һәм 600 метрга йөгерәчәк.

«Бүгенгә «Төнге Казан» марафонына алты меңнән артык кеше теркәлгән. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, 10 километрга слотлар бетте, бары тик биш чакрымга гына калды. Марафонда катнашырга теләүчеләрне тизрәк теркәлергә чакырам», – дип искәртте Илдар Садриев.

Ул шулай ук старт пакетларын бирү 9 августта 13.00 сәгатьтә Үзәк стадионда башланачагын искәртте. Биш чакрымлы дистанциягә – 22.45 сәгатьтә, ун километрлы дистанциягә төн уртасында старт биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot