Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Төнге Казан» йөгерү ярышы дүрт илдән өч меңнән артык кешене җыячак
27-28 июльдә узачак «Төнге Казан» йөгерү ярышында өч меңнән артык кеше катнашырга планлаштыра. Теркәлүчеләр арасында россиялеләр генә түгел, Казахстан, Мьянма һәм Көньяк Африка Республикасыннан йөгерүчеләр дә бар, дип хәбәр итә ТР башкаласы мэриясе.
Ярыш кысаларында катнашучылар 5 һәм 10 чакрым, 3 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар 300, 600 метр һәм өлкәнрәкләр (12-17 яшьтәгеләр) 1 чакрым арада узышачак.
Моннан тыш, традицион костюмнар конкурсын уздыру планлаштырыла. Җиңүчеләрне оештыручылардан бүләкләр көтә.
Җиңел атлетика буенча чара 27 июльдә 18.00 сәгатьтә башланачак һәм киләсе көннең 1.30 сәгатендә тәмамланачак. Йөгерү буенча ярышлар вакытында шәһәрдә транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз