Томскта Себер татар теле көненең юбилеен бәйрәм итәчәкләр
Көн дәвамында Себер татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү, үстерүгә багышланган чаралар узачак.
(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 25 ноябрь көнне Томск шәһәрендә Себер татар теле көнен билгеләп үтә башлауның 5 еллыгын бәйрәм итәчәкләр. Көн дәвамында Себер татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү, үстерүгә багышланган чаралар узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Көннең беренче яртысында Себер татарлары милли-мәдәни автономия лидерлары, татар берләшмәләре, галимнәр катнашында түгәрәк өстәл узачак.
Моннан тыш, "Себер татарлары бавырсагы" милли ризыклар күргәзмәсе дә эшләячәк.
Чараларны Төмән өлкәсе һәм Себер татарлары иҗат коллективлары концерты йомгаклачак.