news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Томскида яз көне Татар мәдәнияте фестивале үтәчәк

Татар мәдәнияте фестивале кысаларында, күргәзмәләр, концертлар, иҗади очрашулар, фәнни җыеннар оештырылачак.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Томск өлкәсе татарлары язын Татар мәдәнияте фестивале үткәрергә әзерләнә. 24 мартта ачылып, концертлар, иҗади кичәләр, күргәзмәләр, фәнни-гамәли җыеннарны үз эченә алган фестиваль, Тукай туган көненә кадәр дәвам итәчәк. Өлкә хакимияте ярдәме белән фестиваль шәһәрнең Татар мәдәнияте үзәге һәм Татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырыла.

Чаралар планында 24 мартта Татарстаннан эстрада җырчылары Артур һәм Марат дуэты концерты бар.

Татар мәдәнияте үзәгендә 6 апрельдә “Томск җирендә төрки халыклар” темасына өлкә туган як тарихын өйрәнүчеләр конференциясе, 8 апрельдә Томск татарлары тарихына багышланган даими күргәзмәне тәкъдим итү көтелә. Шулай ук биредә 29 апрельгә кадәр көн саен “Халык иҗаты бизәкләре” гамәли сәнгать күргәзмәсе эшләячәк.

Татар мәдәнияте фестивале кысаларында, Томскида 15 апрельдә – “Чишмәкәй” XI Өлкә татар музыкасын яшь башкаручылар бәйгесе, 22 апрельдә җирле үзешчән шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, музыкантлар һәм рәссамнар белән очрашу – “Татар иҗаты көне” узачак. 23 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе оештырылачак. Быел каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан, 28 апрельдә нәфис сүз буенча өлкә фестивале үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100