news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Томскида яшәүче татар: Интернет заманында татарча өйрәнүнең бер кыенлыгы да юк

«Хәзер тел өйрәнү өчен видеоконтент бик күп, Ютуб, башка сайтлар», — диде Томск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Әнвәр Мөдәрисов.

Томскида яшәүче татар: Интернет заманында татарча өйрәнүнең бер кыенлыгы да юк
Рамил Гали

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Томск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Әнвәр Мөдәрисов фикеренчә, бүген, Интернет заманында, татарча өйрәнүнең бер авырлыгы да юк.

«Инглиз, испан, гарәп телләрен читтән торып өйрәнәләр бит әле. Махсус сайтны ачалар да, укытучы, репетиторлары белән рәхәтләнеп аралашалар. Татар телен өйрәнергә бернәрсә дә комачауламый. Элек кенә ул укытучыны төбәккә чакырып китерәсе, акчасын түлисе, фатир белән тәэмин итәсе иде. Хәзер уку — проблема түгел. Бер авырлыгы да юк аның. Теләк кенә булсын», — диде ул.

Әнвәр Мөдәрисов әйтүенчә, Томск өлкәсендә алга таба татар теленең ничек укытыласы турында фикер алышканнар.

«Томскида ике ай элек кенә мәгариф темасына кагылышлы түгәрәк өстәл булды. Татар теле укытучылары алга таба ничек эш алып бару турында фикер алышты. Кешеләр форма эзли. Кемдер читтән торып укый, кемдер үз көче белән өйрәнә. Хәзер видеоконтент бик күп. Ютуб, башка сайтлар. Җаның теләгән нәрсәне табарга була», — диде ул «Җанисәпле сөйләшү» проектында.

Аның сүзләренчә, татарча өйрәнүдә «Алга!» мобиль кушымтасы да зур өлеш кертә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100