news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Томскида узган «Милли аш-су фестивале»ндә татар ризыклары тәкъдим ителде

Фестивальдә чакырылган кунаклар, иҗтимагый оешма вәкилләре, шулай ук Томск шәһәре һәм өлкәсе иҗат коллективлары катнашты.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). 13 гыйнварда Томск шәһәре Дуслык йортында «Милли аш-су фестивале» узды. Фестивальдә чакырылган кунаклар, иҗтимагый оешма вәкилләре, шулай ук Томск шәһәре һәм өлкәсе иҗат коллективлары катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Томскидагы һәр милли автономия, үз милли ризыгын әзерләп, кунакларга тәкъдим итте. Сәхнәдә иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Өлкә Татар мәдәнияте үзәге Томск шәһәре татар милли автономиясе белән берлектә әлеге чарада ике татар ризыгы: кыстыбый һәм чәкчәк тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot