news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Томскида узачак татар мәдәнияте фестивале татар кызларының талант бәйгесе белән ачыла

Томск шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе, Татар мәдәнияте үзәге оештыра торган Татар мәдәнияте фестивале кысаларында, апрель дәвамында шәһәрдә төрледән-төрле мәдәни чаралар көтелә.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Томск өлкәсендә узачак Татар мәдәнияте фестивале «Себер энҗе» гүзәллек һәм талант бәйгесе белән ачылачак. Бәйге 11 апрель көнне үтәчәк, дип хәбәр итә Татар мәдәнияте үзәге. Бәйгедә 12-14 яшьлек татар кызлары катнаша.

Томск шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе, Татар мәдәнияте үзәге оештыра торган Татар мәдәнияте фестивале кысаларында, апрель дәвамында шәһәрдә төрледән-төрле мәдәни чаралар көтелә.

Габдулла Тукай әсәрләре буенча «Әкиятләр илендә» балалар рәсемнәре күргәзмәсе үтәчәк. Шулай ук Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган өлкә нәфис сүз фестивале, татар халкының әдәби мирасына багышланган күргәзмә, Әхмәт Фәйзи иҗатына багышланган әдәби кичә булачак.

Фестиваль 30 апрельдә татар музыкасын башкаручы балалар арасында XV «Чишмәкәй» бәйгесе белән тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100