Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Томскида татар теле дәресләренә йөрүче балалар спектакль премьерасына әзерләнә
“Афәрин” миниатюралар театры тамашачылар каршында беренче тапкыр чыгыш ясаячак.
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). 30 гыйнвар көнне Томск татар балалары “Кем көчле?” дип исемләнгән спектакль премьерасын тәкъдим итә. Бу хакта җирле татарларның мәдәни үзәге яза.
Ул көнне “Афәрин” миниатюралар театрында шөгыльләнүче балалар театры тамашачылар каршында тәүге тапкыр чыгыш ясаячак.
Спектакльне яшь артистлар татар теле дәресләренә йөрү барышында әзерләгән. Тамаша татар һәм рус телләрендә күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз