Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Томскида татар мәдәнияте өлкә фестивале айдан артык дәвам итәчәк
Милләттәшләребез бай һәм үзенчәлекле программа әзерләгән.
(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Томск каласында Татар мәдәнияте өлкә фестивале дәвам итә. Ул 28 апрель көнне Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулуга багышланган шигырь фестивале белән тәмамланачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Томск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәгенең мәгълүмати эшчәнлек бүлеге методисты Елена Сафиуллина хәбәр итте.
“Татар мәдәнияте өлкә фестивален "Артур-Марат" дуэты ачып җибәрде. Бу инде традициягә әйләнде дияргә мөмкин. Бер елны Хәния Фәрхи килгән иде. Халык аларны бик җылы кабул итә. Артур белән Маратның монда үз тамашачысы барлыкка килде. 26 мартта “Томсктан булган кызның йолдызлы язмышы” дип исемләнгән кичә үткәрдек. Ул Томскида туып-үскән, әтисе вафатыннан соң әнисе белән Үзбәкстанга күчеп киткән, әмма татар булуын онытмаган танылган биюче, балерина Галия Измайловага багышланды”, - диде Елена Сафиуллина.
“Фестивальне оештыруның максаты, билгеле инде, күптөрле милләтләр яшәгән җирлектә мәдәниятебезне, туган телебезне саклап калу. Әлеге чарада сәләте һәм теләге булган барлык милләттәшләребез дә катнашып, үзләрен күрсәтә ала”, - ди ул.
Фестиваль кысаларында, гадәт буенча, быел да балалар өчен “Чишмәкәй” иҗат конкурсы оештырыла. “Анда балалар барысы да бары татар телендә генә җырлый, татар биюләрен, музыка уен коралларында татар көйләрен генә башкара” , - диде Елена Сафиуллина.
23 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе узачак. Биредә Тосмкида яшәче татар яшьләре үзләренең татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтә.
Фестиваль 28 апрельдә Муса Җәлилгә багышланган чара белән тәмамлана. Анда 15 яшькә кадәр булган балалар һәм яшүсмерләр каһарман шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләячәк.
Ай дәвамында Татар мәдәнияте үзәгендә “Халык иҗаты бизәкләре”, “Заисток: Татарская слобода” күргәзмәләре эшләячәк.
Габдулла Тукайның туган көненә туры китереп, фестивальдән тыш та Туган тел көне уздырырга планлаштыра Томскидагы милләттәшләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз