news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Томскида Татар мәдәнияте көннәре уңаеннан бай программа әзерләнгән

Милләттәшләребез каршында Татарстан сәнгать әһелләре дә чыгыш ясаячак.

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ, Лилия Локманова). 15-26 ноябрь көннәрендә Томск каласында Татар мәдәнияте көннәре узачак, дип хәбәр итә җирле Татар мәдәнияте үзәге. Мәдәни чаралар үзәктә "Татар мәдәнияте: үткәне һәм киләчәге" күргәзмәсен ачу белән башланып китәчәк.

16 ноябрь көнне "Милли-мәдәни мирас: Томск татарлары" презентациясе узар дип планлаштырыла.

20 ноябрьдә  Кисловка бистәсендә балалар өчен "Керпе малае дуслар эзли" (Рафис Корбан пьесасы буенча) спектакле тәкъдим ителәчәк. Аны нәни тамашачыларга Г.Карив исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры күрсәтә. Шул ук көннең кичендә олыларны театр артистлары "Гашыйклар утравы" спектаклен карарга чакыра.

Томскида Татар мәдәнитяе көннәре кысаларында, "Төньяк ислам, яки, җир читендәге ислам" стенды презентациясе, Әниләр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе, Татарстанның атказанган артисты, композитор Вил Усманов концерты узар дип планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot