news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Томскида «Татар кызы 2024» матурлык һәм талант бәйгесе узды

Томскида «Татар кызы 2024» матурлык һәм талант бәйгесе узды
Фото: tatar-tomsk.ru

Томск шәһәрендә «Татар кызы 2024» матурлык һәм талант бәйгесе узды. Бу хакта Томск шәһәре Татар мәдәни үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста дүрт кыз - Алсу Кирасирова, Руфинә Зөлбохарова, Эмилия Сайбединова һәм Анна Мудрина катнашты, аларның һәркайсы берничә юнәлеш буенча чыгышлар әзерләде.

Беренче этапта конкурсантлар үз гаиләләре һәм гаилә традицияләре белән таныштырды. Кызлар балачакта нинди тәрбия алулары, гаиләләрендә нинди йолаларны үтәүләре хакында сөйләде.

Икенче этапта кызлар үзләренең аш-суга сәләтен күрсәтте. Аларга милли ризыкларның берсе булган токмач әзерләргә – токмач камыры басарга һәм кисәргә кирәк иде. Монда сыйфатны гына түгел, әзерләү тизлеген дә бәяләделәр.

Соңгы этапта конкурсантлар иҗади номерлар тәкъдим итте. Кызлар җырлады, биеде, шигырь укыды. Алар жюрины һәм тамашачыларны үз талантлары, артистлыгы белән гаҗәпләндерергә тырышты.

Барлык этапларның нәтиҗәләре буенча Руфинә Зөлбохарова «Татар кызы» бәйгесенең җиңүчесе дип табылды. Барлык катнашучыларга да Татар мәдәни үзәге, татарларның милли-мәдәни автономиясе һәм иганәчеләр әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100