news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Томскида татар халкының милли үсеш стратегиясе эскизы белән танышалар

Бирегә Себер федераль округында яшәүче милләттәшләребез җыелды.

Томскида татар халкының милли үсеш стратегиясе эскизы белән танышалар
tatar-congress.org

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Томск шәһәрендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Себер федераль округында яшәүче милләттәшләребез катнашында утырыш уздырды. Очрашуда Милли Шура рәисе Себер татарларын халкыбызның үсеш стратегиясе эскизы белән таныштырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Төп очрашу Томск милли тикшеренү политехник университетының Халыкара мәдәни үзәк концерт залында оештырылган.

Бирегә Себер федераль округына кергән Тыва Республикасы, Красноярск крае, Кемерово өлкәсе (Кемерово, Прокопьевск, Анжеро-Судженск, Новокузнецк, Ленинск-Кузнецки, Югра һәм башка шәһәрләре), Новосибирск Омск һәм Томск өлкәләренендә яшәүче милләттәшләребез җыелды.

Бөтендөнья татар конгрессы төзегән Стратегиядә төбәкләрдә яшәүче татарларның да фикерләре һәм теләкләре исәпкә алыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot