news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Томскида шәһәрнең юбилее уңаеннан «420 ел бергә» дигән шигарь астында Сабан туе узачак

8 июньдә Томскиның Ново-Соборная мәйданында беренче тапкыр шәһәрнең юбилее уңаеннан «420 ел бергә» дигән шигарь астында Сабан туе узачак. Бу хакта Томск өлкәсе Татар мәдәни үзәгенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

Татар милли бәйрәме кунаклары өчен уннан артык мәйданчык эшләячәк.

1. Төп сәхнә. Томск шәһәре, Себер иҗат коллективлары һәм Татарстан артистлары чыгышы.

2. Милли татар уеннары. Теләгән һәркем Ново-Соборная мәйданындагы чирәмлектә БИШ татар милли уенында осталыгын күрсәтә ала.

Быел Томскида беренче тапкыр «Гаилә йөгереше» уза, анда ир белән хатынга бер-берсен Сабан туе стилендә бизәлгән бакча арбасына утыртып барырга тәкъдим ителәчәк. Биремне иң кыска вакытта үтәгән гаилә җиңүче була.

3.Көрәш. Беренче тапкыр Томск Сабан туенда бөтен Себер Федераль округыннан килгән спортчылар батыр исемен яулау өчен көрәшәчәк. Баш батырны төп бүләк – тәкә көтә.

4. Теләгән һәркем өчен фотозона.

5. Спорт ярышлары.

6. Әдәби зона. Сабан туе кунаклары «Китап әйләнеше»ндә катнаша һәм татар телендәге әдәбият белән таныша ала.

7. Балалар өчен иҗат зонасы. Сабан туеның нәни кунакларына үзләрен рәссам итеп тоярга тәкъдим ителәчәк.

8. Рәсем күргәзмәсе. Рәссамнар Томск шәһәре, татар һәм Көнчыгыш мәдәниятенә караган эшләрен күрсәтәчәк.

9. Татар көйләре. Бәйрәм кунаклары Себер татарларының «тактада бию» традициясе белән таныша ала.

10. Казак уен-көлкесе. Шәһәрнең 420 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сабан туе кунаклары казаклар мәдәнияте белән таныша алачак.

11. Күргәзмә-сату һәм традицион татар ашлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot