Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Томскида «Нәниләр өчен татар теле» дип аталган мастер-класс булды
Томск Татар мәдәнияте үзәге «Бюлербю» Балалар үсеш үзәгендә «Нәниләр өчен татар теле» дип аталган мастер-класс үткәрде. Бу хакта «Татар мәдәнияте үзәге» өлкә дәүләт автономияле мәдәният учреждениесенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Балалар татар җырларын башкарып карады, татар музыкасын, татарларның тормыш-көнкүреше, аларның гореф-гадәтләре һәм йолалары турында мавыктыргыч хикәятләр тыңлады; традицион татар аяк киеме – читек белән танышты, аның детальләрен һәм әһәмиятен өйрәнде, үз куллары белән татар милли бизәге элементлары кергән магнитлы читек ясады.
Мондый чаралар татар халкының уникаль мирасы белән таныштыру мөмкинлеген биреп кенә калмый, ә кече яшьтән үк илебез территориясендә яшәүче башка халыкларның мәдәниятенә карата да хөрмәт тәрбияли, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз