news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Томскида Мөхәммәд пәйгамбәрнең чәч бөртеген күрсәтәчәкләр

Себергә ислам тарихында бер генә тапкыр да Мөхәммәд пәйгамбәрнең ядкарьләрен алып килмәгәннәр.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Томскига Мөхәммәд пәйгамбәрнең чәч бөртеген алып киләчәкләр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Калган ядкарьләр Дагыстаннан китереләчәк. Алар - пәйгамбәрнең касәсе, пәйгамбәр кызының чүлмәге, изге Кәгъбә ачкычы. Тагын бер ядкарь булачак, әмма әлегә нинди икәне билгесез. Себергә ислам тарихында бер генә тапкыр да Мөхәммәд пәйгамбәрнең ядкарьләрен алып килмәгәннәр. Бу беренче тапкыр», - диде Нурулла Турсунбаев.

Аның сүзләренчә, ядкарьләрне 21 сентябрьдә, шимбә көнне, Ак Җәмигъ мәчете ишегалдында урнаштырачаклар. 11.00 сәгатьтә теләге булган һәркем изге ядкарьләрне карый алачак.

Шулай ук бу көнне мөселманнар халыкара түгәрәк өстәлгә җыелачак. Ак Җәмигъ мәчетенең 105 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан кич белән өлкәнең мөселман җырлары концерты узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100