Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Томскида буыннар арасында узган җыр бәйгесендә балалар командасы җиңү яулаган
19 ноябрьдә Томск Татар мәдәнияте үзәгендә буыннар арасында вокал көрәше узган. Бу хакта Томск Татар мәдәнияте үзәге «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.
Әлеге чара традициягә әверелгән һәм инде өченче тапкыр уза. Катнашучыларның өлкән буын «Нурлы кызлар» командасы ел саен алыштыргысыз кала, ә башка катнашучылар ел саен алмашынып тора. Бәйгенең төп катламын яшьләр тәшкил итә. Беренче ике елда бу җаваплылыкны «Ялкын» һәм «Айнур» ансамбльләре үз өстенә алса, быел аларга Татар мәдәният үзәгенә йөрүче балаларның әти-әниләре кушылып, «Алтын көй» командасы буларак чыгыш ясаган.
Ярышлар «Татар халык җыры», «Татар эстрада җыры» һәм «Кинофильмнардан җырлар» дигән өч этапта узган.
Узган елдан башлап, җыр көрәшендә балалар коллективлары да катнаша. «Чүбәләк» балалар командасы, өлкәннәрне узып читтә, көрәштә җиңү яулый.
Татар мәдәнияте үзәге барлык катнашучыларга татлы призлар әзерләгән, бәйрәм әлеге тәм-томнар белән чәй табыны янында сыйланып тәмамланды, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз