Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Томск татары: Татар бистәсе ЮНЕСКО мирасы булырга лаек
Гөлнәфис Вәлиева себер татарлары сөйләмен дә киләчәк буынга җиткерү мөһимлеге турында әйтте.
(Томск, 14 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Томск шәһәрендәге Татар бистәсендә туып үскән Гөлнәфис Вәлиева бу бистәне ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертергә тәкъдим итте. "Томь елгасы буенда элек-электән татарлар яшәгән бистә бүгенгәчә сакланып калган. Бу борынгылыкны сакларга кирәк, Татар бистәсе ЮНЕСКО мирасы булырга тиеш", - диде ул "Татар-информ"га.
- Гөлнәфис ханым 12-13 сентябрьдә Томскида Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында катнашты. Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте тарафыннан оештырылган конференция Татар бистәләре тарихына багышланды.
Томскиның Татар бистәсе XIX гасырда һәм XX гасыр башында төзелгән агач йортлары белән игътибарга лаек. Аларның күбесенә тарихи архитектура һәйкәле статусы бирелгән. Шуңа да карамастан йортлар искерә, тыштан ремонтланганнары да эчтән җимерелә бара.
"Татар бистәсендә тормыш кайнап тора иде. Берәрсе Коръән ашы үткәрсә, махсус чакыру юк - тирә-яктан бөтен күршеләр керә, 100-150 кеше җыела иде. Башта - өлкәннәр, аннан соң - урта буын. Табынга милли ризыклар әзерләнә иде", - дип искә ала Гөлнәфис Вәлиева.
Шулай ук ул Томск татарлары телен сакларга өндәде. "Безнең сөйләм Казан татарлары теленнән аерыла. Себер татарлары әбиләрне "мамай" дип әйтә. Хәзер өлкән буын үзләрен: "Без - әби", - ди, "мамай" сүзеннән ояла. Сөйләм үзенчәлекләреннән оялырга кирәкми, аны киләчәк буыннар өчен сакларга кирәк", - диде Гөлнәфис ханым.
Үзе ул хәзер Казанда яши, Томскига туганнары янына даими кайтып йөри. Татар бистәсен ЮНЕСКО исемлегенә кертү турындагы тәкъдимен татар төбәкчеләре форумына да җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз