Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Томск татары Рөстәм Миңнехановка берәр татар йортын торгызу теләге турында әйтте
«Татар бистәсендәге бер борынгы матур бинаны ремонтларга алыр идек», — диде Фәүзия Зөлбохарова.
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Томск өлкәсенең Абытай авылындагы «Чишмә» ҖЧҖ директоры Фәүзия Зөлбохарова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка берәр татар йортын торгызу теләген әйтте.
«Томск өлкәсендә татарның бай мирасы саклана. Томск шәһәрендә татар бистәсе яшәп килә, татарның агач архитектура үрнәкләре саклана. Тарихи бистәне саклау йөзеннән, Томск шәһәре җитәкчелеге андагы йортларны 49 елга исәпләнгән арендага бирергә карар кылды. Шушы бистәдә татар йорты итеп, бер матур бинаны торгыза алсак, барыбыз өчен дә зур казаныш булыр иде», — диде ул Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында.
«Сезнең рәхмәтегез, ярдәмегез белән татар бистәсендәге бер борынгы матур бинары үзебезгә теркәтеп, аны ремонтларга алыр идек. Әлеге татар йорты тарихыбызны, милләтебезне, милли ашлар осталыгын саклау буенча татар дөньясына үрнәк булып торыр иде», — дип мөрәҗәгать итте Фәүзия Зөлбохарова Рөстәм Миңнехановка.
Эшмәкәр язмышы Себер белән бәйле булуын сөйләде. «Балалар, оныклар үстердем. Һөнәрем буенча мәдәният хезмәткәре, китапханәче, клуб мөдире булып эшләдем. Ашханәдә милли аш-су өлкәсендә хезмәт иттем. Халыкка татар ашлары ашатасыбыз килде, халык теләп кабул итте, бигрәк тә себер ризыкларын. Себер җирендә беренче булып татар кафесы ачып җибәрдек. Без әзерләгән ризыкларны яратып ашыйлар», — дип белдерде Фәүзия ханым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз