news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Томск татарлары: Татарстан Президенты чакырды, без килдек

Томск өлкәсендәге иҗат коллективларын, биредә эшлекле сәфәрдә булганда, Татарстан Президенты чакырып кайткан иде.

Томск татарлары: Татарстан Президенты чакырды, без килдек
tatar-congress.org

(Казан, 27 март, "Татар-информ"). Бүген Томск өлкәсеннән Казанга кунакка 70кә якын кеше килде, дип яза Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте. 

Татарстаннан ерак яшәсәләр дә, алар туган телебезне, милли биюләребезне, җырларыбызны сакларга тырыша. Төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулыйлар. Томск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәге каршында бүгенге көндә «Айнур» хореографик ансамбле, «Ялкын» вокаль ансамбле, «Нур» ветераннар үзешчән хоры, «Чулпан» вокаль-хореографик хоры эшли. 

Бүген Казанга килгән коллективларны Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров кабул итте. "Томск өлкәсе татарлар тирән эз калдырган урын. Тарихта гына түгел, милләтебез сезнең йөз чалымнарында да бик яхшы сакланган", - диде ул, кунакларны сәламләп.

Томск өлкәсендәге иҗат коллективларын, биредә эшлекле сәфәрдә булганда, Татарстан Президенты чакырып кайткан иде. "Сез чакыруны кабул итеп килгәнсез икән, димәк, безгә тартыласыз, бу — бердәмлек", - дип белдерде Башкарма комитет җитәкчесе.

Очрашуда милләттәшләребез үз теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерде. Балалар иҗат коллективлары өлкәдә зур популярлык казанган. Балалар белән шөгыльләнүчеләр үзләрендә укытучылар җитмәвен белдерде. Монда сүз хореографлар, вокал укытучылары, шулай ук татар теле мөгаллимнәре хакында бара."Безгә заявка бирегез, хәл итәрбез, булышырбыз", - диде Ринат Закиров. Томск өлкәсендә хәзерге вакытта эшләүче укытучыларга да, Казанга килеп белемен күтәрү мөмкин булачак. 

Иҗат коллективлары бүген 18.30 сәгатьтә Казанның Г.Тукай исемендәге филармониясендә, иртәгә, 28 мартта, Арчада концерт куячак. Башкалада алар өчен экскурсияләр дә оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100