Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Томск татарлары «Татар мәдәнияте дөньясында төн» уздырган
Томск шәһәре Татар мәдәнияте үзәге кунаклары татар традицияләренең серле атмосферасына чумган. Караңгы төшкәч, алар ярым караңгыда татар халкының бай мәдәнияте турында бик күп кызыклы фактлар белгән. Бу хакта Томск «Татар мәдәнияте үзәге» өлкә дәүләт автономияле мәдәни учреждениесе «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.
Иң кыю катнашучылар фонарьлар белән генә яктыртылган борынгы утар буйлап сәяхәт кылды. Алар җир астын һәм искелек һәм табышмаклар рухы белән сугарылган серле почмакларны тикшерде.
Кичә чәй эчү тантанасы белән төгәлләнде. Һәр кунак хуш исле сөтле татарча чәй белән сыйлана, җылы һәм рәхәт атмосферага чума алды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз